Дисәнә

Батыр егет печән чаба,
Батыр егет печән чаба, дисәнә,
Үтми аның чалгысы, дисәнә;
Үтәр иде чалгысы, дисәнә,
Анда кызлар кайгысы, дисәнә.

Ах, миленький, кызларның душасы,
Яучыларга кемнәрне кушасы?

Йөгерә-йөгерә җиләк җыя,
Йөгерә-йөгерә җиләк җыя, дисәнә,
Зәңгәр күлмәк кигәне, дисәнә;
Җыймас иде җиләген, дисәнә,
Кайтыр тиздән сөйгәне, дисәнә.

Ах, миленький, кызларның душасы,
Яучыларга кемнәрне кушасы?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.8 (9 голосов)
« »