Яшәсен кияүләрем

Биш бөртек кыз үстердек без:
Берсеннән-берсе чибәр!
Һәрберсе кашыкка гына
Салып йотарлык, диләр!

Күренмәделәр дә кебек
Кызларым күзләремә.
Бишесен биш егет димләп,
Яр итте үзләренә.

Бер киявем — Фирганәдә, —
Кил, күреп китәрсең, — ди, —
Йөземле пылавыбыздан
Бер авыз итәрсең, — ди.

Бер киявем — Кустанайда, —
Кил, кымыз куярбыз,— ди,—
Казан асып, «бишбармак»ка
Бер сарык суярбыз,— ди.

Бер киявем — Тбилисидә, —
Киллчәй пешертербез, — ди, —
Чәй кызулыгы җитмәсә,
Мәйләр эчертербез,— ди.

Бер киявем — Полтавада, —
Кил — күңел ачарсың,— ди,—
Тансыкка син ап-ак оннан
Галушки ашарсың,— ди.

Бер киявем — Минзәләдә, —
Кил, сөтле сыерыбыз,— ди,—
Бәлеш тә пилмән, пәрәмәч
Булыр гел сыебыз,— ди.

Мондый бәхетне әткәем
Төштә дә күрмәгәндер
Унике бала үстереп.
Бабам да күрмәгәндер

Кызларым булса бер дигән,
Кияүләр — искитәрлек!
Карчыгым да үз янымда,
Пенсиям дә җитәрлек!

Яшәсен пылау, пилмәннәр,
Чәйләр, мәйләр, кымызлар!
Яшәсен минем кияүләр,
Яшәсен минем кызлар!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (2 голоса)
« »