Сагынам, дуслар (беренче вариант)

Сагынам, дуслар, сагынам, дуслар,
Сагынам туган илкәйне, шул,
Сагынам туган илкәйне.
Илкәй белән бергә сагынам
Яшьли сөйгән иркәмне.

Агыйделнең аръягында
Калды туган ил генәм, шул,
Калды туган ил генәм.
Калмады туган ил генәм,
Калды нечкә бил генәм. (Калды сөйгән яр гына.)

Өй артындагы бакчадан
Өзеп алдым бер йөзем, шул,
Өзеп алдым бер йөзем.
Өзеп алган йөзем кебек,
Чит илләрдә берүзем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (25 голосов)
« »