Сөйләмә мәхәббәт турында

Сөйләмә син миңа
Мәхәббәт турында,
Ышандыр иң элек талларны.
Ә миңа тал сөйләр аннары, —
Ышандыр иң элек талларны.

Сөйләмә син миңа
Мәхәббәт турында,
Сереңне ач башта тирәккә.
Тирәкләр дәшәрләр йөрәккә, —
Сереңне ач башта тирәккә.

Сөйләмә син миңа
Мәхәббәт турында,
Ышандыр иң элек үзеңне.
Моң бассын сагышсыз күзеңне,
Ышандыр иң элек үзеңне.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (5 голосов)
« »