Ямьле безнең Минзәләбез

Сандугач сайрый тирәктә,
Сайрый Ык буйларында.
Уңган кызлары мактала
Халкыбыз җырларында.

Ямьле безнең Минзәләбез,
Муллык арта кырларында.
Хезмәттән соң яшьләр күңел ача
Урманында, тугайларында.

Диңгез кебек дулкынлана
Киң басуларда иген.
Кара алтын бүләк итә
Эшчән егетләр бүген.

Ямьле безнең Минзәләбез,
Муллык арта кырларында.
Хезмәттән соң яшьләр күңел ача
Урманында, тугайларында.

Илебездә дан казанды
Минзәлә алмалары.
Кая барсаң да күңелдә
Сызылып аткан таңнары.

Ямьле безнең Минзәләбез,
Муллык арта кырларында.
Хезмәттән соң яшьләр күңел ача
Урманында, тугайларында.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.3 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »