Соңлама!

Күңелемдә нурлар, дәртле моңнар —
Йөрәгемне дөрес аңла да,
Гомер язым шау чәчәктә әле —
Сөйгән ярым, кил син, соңлама!

Яфрак үбә эзләр…
Җитте көзләр,
Мәхәббәт ул көздә сынала.
Көзләрдә дә язлар кабатлана —
Сөйгән ярым, соңлама, соңлама!

Ак карларның төсе чәчләремдә,
Кыш җиткәнен миннән сорама.
Чал кышларның аклыгында сер бар —
Сөйгән ярым, кил син, соңлама!

Яфрак үбә эзләр…
Җитте көзләр,
Мәхәббәт ул көздә сынала.
Көзләрдә дә язлар кабатлана —
Сөйгән ярым, соңлама, соңлама!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.9 (11 голосов)
« »