Моңлы гармун (өченче вариант)

Категория: көе сүзләре

Әй, гармун, гармун, яшьлек юлдашым,
Син йөрәгемдә сөю уяттың.
Моңланса минем кайгылы башым,
Җырларың белән мине юаттың.

Айлы бу кичтә яңгырый урам,
Җыр тәрәзәмә килеп кагыла.
Мин тын бүлмәдә ишетеп торам,
Гармун урамга мине чакыра.

Онытмадым мин әле ул җырны,
Тагын күңелдә кузгалды ул моң.
Алып кил миңа сөйгән ярымны,
Яшьлек юлдашым — гармун, әй, гармун!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (8 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »