Нәсимә

Нәсимә, дия, дия,
Тенкәңә тия, тия,
Язмыштан көлгән чагым,
Утларда көйгән чагым,
Өзелеп сөйгән чагым…

Үзең сөймәсәң сөймә,
Минем сөюгә тимә.
Йөрәгем шулай тибә:
Нәсимә, «сөймә!» димә,
Нәсимә, «сөймә!» димә…

Бик моңсу миңа, нигә?
Уйларымда син генә…
Ә син көләсең генә.
Нишлим, сөймәсәң сөймә,
Мин бик сөям, Нәсимә,

Эх, «сөймим», димәсәнә,
Җаныма тимәсәнә…
Йөрәгем, көймәсәнә!
Сөйсәң сөй, сөймәсәң сөймә,
Сөймәсәң, сөймәсәнә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (4 голоса)
« »