Җирдә бер кояш

Категория: көе сүзләре

Йөз куя дөнья
Кояш нурына —
Әйдәгез җырлыйк
Кояш турында:
Кояш — безнең йөздә,
Кояш — безнең күздә,
Кояш — безнең сүздә, дуслар!

Һава сафлыгы
Яшьләр кулында —
Әйдәгез җырлыйк
Һава турында.
Һава шул ук миңа,
Һава шул ук сиңа,
Һава шул ук безгә, дуслар!

Җир гүзәллеге
Бердәм булуда.
Әйдәгез җырлыйк
Без Җир турында:
Җирдә бер үк кояш,
Җирдә бер үк һава,
Җирдә бер үк яшьләр, дуслар!

Хәзер тын калыйк
Шушы урында —
Тынлык сөйләсен
Теләк турында:
Синең теләк — дуслык,
Минем теләк — дуслык,
Безнең терәк — дуслык, яшьләр!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (3 голоса)
« »