Егет:
Бөдрә чәчең тараладыр,
Таратып караган юк.
Нинди була ул мәхәббәт —
Яратып караган юк.
Кыз:
Аклы күлмәк кигән идем,
Итәкләре киң икән.
Сандугач сандугачка тиң,
Ә мин кемгә тиң икән?
Бергә:
Әй гитара, әй гитара,
Көмеш микән кыллары?
Гитара уйный бер егет —
Бар микән сөйгән яры.
Егет:
Ярым юк иде, яр таптым,
Сине таптым, пар таптым.
Бер күрүдә гашыйк булдым,
Бер күрүдә яраттым.
Кыз:
Аклы күлмәк кигәнсең дә,
Итәкләре киң икән.
Сандугач сандугачка тиң,
Ә син миңа тиң икән.
Бергә:
Әй гитара, әй гитара,
Кыллары җиде генә.
Җиде чибәр арасыннан
Сайладым сине генә.