Сөмбел (икенче вариант)

Сыздыр, әйдә, гармуныңны,
Авазлары чынласын шул;
Яшь күңелнең дәртле җырын
Иптәшләрем тыңласын.

Егетләр — илнең былбылы,
Кызлар — былбылның гөле шул;
Былбыл гөлне, гөл былбылны
Сагынасы билгеле.

Зәңгәр юллы батист күлмәк
Минем сөеп кигәнем шул;
Кара кашлы, кара күзле
Авыл кызы — сөйгәнем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.8 (10 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »