Биек тауларның башында,
Ах, мин каеннар булсам;
Ах, үзем каеннар булып,
Син былбыл булып кунсаң.
Безнең янда салкын чишмә —
Гәрәбә эри торган;
Бер сандугач булсын икән
Арада йөри торган.
Ал дими күңелләрем,
Гөл дими күңелләрем;
Синнән башка бүтәннәрне
Теләми күңелләрем.
Варианты песни
- Авыл көе (беренче вариант)
- Авыл көе (икенче вариант)
- Авыл көе (өченче вариант)
- Авыл көе (бишенче вариант)
- Авыл көе (алтынчы вариант)
- Авыл көе (җиденче вариант)
- Авыл көе (сигезенче вариант)
- Авыл көе (тугызынчы вариант)
- Авыл көе (унынчы вариант)
- Авыл көе (унберенче вариант)
- Авыл көе (уникенче вариант)