Безнең авыл

Уйна тальян гармуныңны,
Яшьлек әрәм узмасын шул;
Моңсызлар да бер моңлансын,
Йөрәкләре сызлансын.

Уйна тальян гармуныңны,
Телләре(лә) батмасын шул;
Уят үзәкләрен өзеп,
Кызлар йоклап ятмасын.

Уйна тальян гармуныңны
Безнең авыл көенә(лә);
Тәрәз саен моңнар тулып
Керсен авыл өенә.

Уйна тальян гармуныңны,
Егетләр җырлап үтсен шул;
Туган авылыннан киткәннәр
Ишетсә, яшен түксен.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.7 (24 голоса)
« »