Ак чук, зәңгәр шәл

Кистем дә ләй агач,
Китте лә кыйгач,
Очып китте аннан сандугач.

Әй ак чук, зәңгәр шәл ләй,
Үтә гомерем бигрәк жәл.

Алдым да лай каләм,
Утырдым яздым сәлам,
Син җаныемны өзелеп сагынгач.

Әй ак чук, зәңгәр шәл ләй,
Үтә гомерем бигрәк жәл.

Нигә генә күрдем,
Нигә генә сөйдем,
Ник кенә үз иттем мин сине?

Әй ак чук, зәңгәр шәл ләй,
Үтә гомерем бигрәк жәл.

Янып кынай торган
Утлар эченә ләй
Салып киттең лә син мине.

Әй ак чук, зәңгәр шәл ләй,
Үтә гомерем бигрәк жәл.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (7 голосов)
« »