Искәндәр

Биек тауның башларында
Алма агачлары бар;
Шул алма агачларында
Сайраша сандугачлар.

Скрипка уйнаганда
Тала чәнчә бармагым;
Сиңа охшатып өзеп алдым
Роза гөлнең тармагын.

Кара костюмнарың кисәң,
Кысып тора билләрең;
Сине кемнәр сөймәсен соң,
Юк килмәгән җирләрең.

Җәйге җилләр йомшак була
Таңнарда искәннәре;
Кая барсаң да мактыйлар
Шул уңган Искәндәрне.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (4 голоса)
« »