Чайпалырмын, түгелермен…

Чайпалыр да, түгелер дә —
Чиләкләрем мөлдерәмә;
Сез гаепләп карамагыз
Суларым түгелгәнгә.

Һәй, чиләкләрем мөлдерәмә,
Суым җиргә түгелә.
Күңелләрем мөлдерәмә —
Сулар булып түгеләм.

Алмалы көянтәләрем,
Чияле чиләкләрем;
Чайпалырсың, түгелерсең, —
Ут янса йөрәкләрең.

Һәй, чиләкләрем мөлдерәмә,
Суым җиргә түгелә.
Күңелләрем мөлдерәмә —
Сулар булып түгеләм.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.1 (10 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »