Ай, матур гөл генә

Су буена төшкән идем,
Су өсте күбек кенә;
Син бит минем якын дустым,
Күз нурым кебек кенә.

Ай, матур гөл генә,
Бакчаларда бер генә;
Чын күңелдән яратканым
Дөньяларда син генә.
Бакчаларга керү белән,
Гөл-чәчәкләргә кара;
Зәңгәр чәчәк мин булырмын,
Ал да түшеңә када.

Зәңгәр чәчәк ата торган
Гөлләр дә була икән;
Дөнья булгач, бик сагынган
Көннәр дә була икән.

Ай, матур гөл генә,
Бакчаларда бер генә;
Чын күңелдән яратканым
Дөньяларда син генә.
Бакчаларга керү белән,
Гөл-чәчәкләргә кара;
Зәңгәр чәчәк мин булырмын,
Ал да түшеңә када.

Зәңгәр чәчәк аткан, диләр,
Түшеңә кадар идем;
Яннарымда гел син булсаң,
Туктаусыз карар идем.

Ай, матур гөл генә,
Бакчаларда бер генә;
Чын күңелдән яратканым
Дөньяларда син генә.
Бакчаларга керү белән,
Гөл-чәчәкләргә кара;
Зәңгәр чәчәк мин булырмын,
Ал да түшеңә када.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.3 (14 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »