Хор:
Җырлыйк әле, җырлыйк әле,
Җырламый тормыйк әле;
Чәчәк кебек яшь гомерне
Бушка уздырмыйк әле.
Кызлар:
Бар егетнең үткеннәре,
Кыелып очкан лачындай;
Бар егетнең азгыннары,
Май ашаган мәчедәй.
Егетләр:
Җаныем-җанашым килгән,
Энҗе калфагын кигән;
Сусыз мунчаларга кереп,
Җаныем кашын көйдергән.
Кызлар:
Ике тауның арасы,
Кара песи баласы;
Сезнең кебек җырлый белә
Безнең чебеш анасы.
Егетләр:
Бар кызларның чибәре —
Читек-кәвеш кигәне;
Бар кызларның килбөтсезе —
Итек сөйрәп йөргәне.
Хор:
Җырлыйк әле, җырлыйк әле,
Җырлыйк әле, иптәшләр;
Иптәшләр үзебезнеке —
Бәлки, гаеп итмәсләр.