Миләш (беренче вариант)

Категория: көе сүзләре

Без үстергән миләш
Һаман бөдрә, көләч,
Яфрак яра, яфрак — син киткәч.
Аңламыймын һич, һич —
Яфрак яра ничек,
Ничек яфрак яра син киткәч?

Без үстергән миләш
Мәрҗәннәргә тиңдәш,
Чәчкә ата, чәчкә, яз җиткәч.
Аңламыймын һич, һич —
Чәчкә ата ничек,
Ничек чәчкә ата син киткәч?

Без үстергән миләш
Һаман сылу, япь-яшь,
Кызарып төлгөшлөнә син киткәч
Аңламыймын һич, һич —
Төлгәшләнө ничек,
Ничек тәлгөшләнә син киткәч?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.8 (5 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »