Тәгәрмәчләр

Тәгәрмәчләр тәгәриләр
Келдер-келдер.
Гармун тартып җырлап
Бара кемдер.
Хуш ис бөркеп кала кырлар
Тирә-якта,
Тәгәрмәчләр көйләп бара
Шушы хакта.

Тәгәрмәчләр бәхет ташый,
Шатлык илтә.
Еракларга сәлам хатлар
Китә.
Тәгәрмәчләр вокзалларга
Туктый килеп,
Әллә каян: — Саумы сез,— дип,
Сәлам биреп.

Тәгәрмәчләр кузгала да
Тагын китә.
Җәяүлеләр җитмәс җиргә
Җитә.
Якынайта, ерагайта
Араларны,
Тоташтыра авылларны,
Калаларны.

Тәгәрмәчләр кавыштырсын,
Аермасын!
Кеше канатларын
Каермасын.
Тәгәрмәчләр тәгәрәсен
Келдер-келдер.
Бу юлларда бер йөрүе —
Бер гомердер.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »