Сөйгәнемнең чәче сары,
Сары майлап тарыйдыр.
Сандугач та сары, бәлки
Шуңа моңлы сайрыйдыр.
Сөйгәнемнең чәче сары,
Сары тасмалап үрә.
Сары чәчәгем, дип кенә
Яратам шуңа күрә.
Сөйгәнемнең чәче сары,
Сары — буямаганга.
Аңар атап җыр чыгардым
Күреп туялмаганга.