Ага сулар (беренче вариант)

Ага сулар, ага сулар,
Бер болгана, бер тына.
Агымсулар кебек күңелем
Кая шулай талпына?

Ашкыналар хыялларым
Аккан сулар артыннан.
Мәхәббәтем чыгар кебек
Барыр юлым чатыннан.

Ага сулар, ага сулар,
Дулкынлана-болгана.
Соңлаганнар ялгыз кала —
Ашык, күңелем, соңлама!

Язгы сулар аккан чакта
Бер моңсу, бер ямансу.
Аккан сулар — ярсу күңел,
Ярсу күңел — агымсу…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.9 (23 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »