Динар тавы

Категория: көе сүзләре

/«Чын мәхәббәт» пьесасыннан/

Биек тә биек Динар тавыннан,
Динар тавыннан, ай, тавыннан
Ага ыргылып язгы кар суы,
Язгы кар суы, кар суы;
Түгел ул аккан язгы кар суы,
Язгы кар суы,
Безнең йөрәкнең әрнеп ярсуы,
Әрнеп ярсуы.
Әйләнеп тиздән ачу көченә,
Ачу көченә,
Тупланып гомуми халык үченә,
Халык үченә,
Китәрбез, ташып, ярлардан ашып,
Ярлардан ашып.
Киң далаларны үтәрбез ярсып,
Үтәрбез ярсып.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (5 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »