Бала кошлар оя ташлый,
Үскәч канатлары.
Китәм, иркен болыннарың
Озатып карап калыр.
Әй, Мөслим, инде нишлим —
Сагынырмын ич мин?
Яхшылыкларыңны, Мөслим,
Оныта алмам һич мин.
Яшькелт Ыкка һәрвакытта
Ашкынгандай Мәллә*,
Мәңге сиңа ашкынучы
Буламмы инде әллә?
Әй, Мөслим, инде нишлим —
Сагынырмын ич мин?
Яхшылыкларыңны, Мөслим,
Оныта алмам һич мин.
Әнкәм булып, яулык болгап,
Хәерле юл теләп,
Тынгы белмәс улларыңа
Аерылу көне килә.
Әй, Мөслим, инде нишлим —
Сагынырмын ич мин?
Яхшылыкларыңны, Мөслим,
Оныта алмам һич мин.
———
* Мәллә — Мөслим районындагы елга.