Пар канат булыйк гомергә

Еракта да—син янәшә,
Синең тавыш миңа дәшә,
Синең белән бары минем
Хыялларым чынга аша.

Аерылмасын күздән күзләр,
Өзелмәсен сүздән сүзләр,
Пар канат булыйк гомергә.
Ышаныйк бер-беребезгә,
Шатлык-кайгы — барсы бергә,
Пар канат булыйк гомергә.

Әгәр сиңа авыр булса,
Йөрәккәең боздай туңса,
Күзләреңә яшьләр тулса —
Юатырмын, мөмкин булса.

Аерылмасын күздән күзләр,
Өзелмәсен сүздән сүзләр,
Пар канат булыйк гомергә.
Ышаныйк бер-беребезгә,
Шатлык-кайгы — барсы бергә,
Пар канат булыйк гомергә.

Бәлаләргә тарысам да,
Хәлдән таеп арысам да,
Әгәр инде авырсам да,
Бул янымда, гел янымда.

Аерылмасын күздән күзләр,
Өзелмәсен сүздән сүзләр,
Пар канат булыйк гомергә.
Ышаныйк бер-беребезгә,
Шатлык-кайгы — барсы бергә,
Пар канат булыйк гомергә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (6 голосов)
« »