Төнбоеклы күл буенда

Категория: көе сүзләре

Төнбоеклы күл буенда
Саклана безнең эзләр.
Текәп карыйлар шикелле
Миңа бик таныш күзләр.

Күзләрен йомган чәчәкләр,
Чык төшкән өсләренә.
Бергә йөргән вакытларым
Төшә шул исләремә…

Төнбоеклы күл буенда
Икәү серләшкән идек.
Мәңге бергә булырбыз, дип,
Өзеп сөйләшкән идек.

Төнбоеклы күл өстендә
Йолдызлар җем-җем итә…
Яшьли сөйгән яр онтылмый.
Үкенеп гомер үтә.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Төнбоеклы күл буенда»
Ноты для песни «Төнбоеклы күл буенда»
Ноты для песни «Төнбоеклы күл буенда»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (8 голосов)
« »