Шомырт чәчәкләре хәтерле

Онытырга сине теләсәм дә,
Оныталмыйм, нигә, әйтимме?
Шомырт чәчәкләре сине хәтерләтә,
Шомырт чәчәкләре хәтерле.

Хәтеремнән чыкмый озатканда:
«Сау бул инде, сау бул…» — дигәнең;
Шомырт чәчәгедәй ак күлмәгең синең,
Шомырт төсле кара күзләрең.

Бакчагызда үскән шомыртларның
Калган кебек никтер хәтере.
Шомырт чәчәгедәй башкаемны иеп,
Шомырт янына киләм һәр көнне.

Онытырга сине теләсәм дә,
Оныталмыйм, нигә, әйтимме?
Шомырт чәчәкләре сине хәтерләтә,
Шомырт чәчәкләре хәтерле…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (2 голоса)
« »