Җиләк кагы

Җәйге урман аланында
Нигә мине очраттың?
Нигә мине әкияти
Үги кызга охшаттың?

Нигә, әй, адашмадым
Синең генә йөрәктә?
Бергә җыйган җиләк кагы
Ачы булды бигрәк тә…

Нигә үзен ялгыз итеп
Тоя һаман бу башым?
Миңа тиеш мәхәббәттә
Килми үксез каласым.

Нигә, әй, адашмадым
Синең генә йөрәктә?
Бергә җыйган җиләк кагы
Ачы булды бигрәк тә…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
« »