Җыр сораган чагы күңелемнең

Чыгам, кабат туган кырларыма,
Офыкларым зәңгәр-кугелҗем;
Җырлап үтәм арыш басуларын.
Җыр сораган чагы күңелемнең.

Җырлыйк, әйдә,
Арышларым,
Җыр сораган чагы күңелемнең!

Сөенечем сыймый күкрәгемә.
Моңнар ага ташып күңелемнән;
Бәхет җырын җырлый тугайларым,
Тургай кушыла зәңгәр күгеннән.

Җырлыйк, әйдә,
Тургайларым,
Җыр сораган чагы күңелемнең!

Гомерем буе, сөеп туган җирне,
Күпме назлы җырлар җырладым;
Башка җырлар кирәк түгел миңа
Җырлап торган чакта кырларым.

Бергә-бергә
Җырлыйк, әйдә,
Җыр сораган чагы күңелемнең!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.4 (5 голосов)
« »