Чабата, тула оек

Кичәләрдә гармун уйный,
Яшь егет ниләр уйлый?
Чибәр кызлар аңа карап,
Елмаеп, биеп туймый.

Әй, чабата, тула оек,
Әйт, җанашым, нигә боек?
Әйдә әле биергә, нигә ялгыз йөрергә —
Әйдә, җаный, әйдә, җаный, биергә!

Бишле биюгә чакыра,
Безне гармун телләре.
Үзәкләрне өзеп куя
Яшь кызларның билләре.

Әй, чабата, тула оек,
Әйт, җанашым, нигә боек?
Әйдә әле биергә, нигә ялгыз йөрергә —
Әйдә, җаный, әйдә, җаный, биергә!

Кызлар биленә охшатып,
Сыгыла идәннәре.
Күз кысышып куя шунда
Бер-берсен сөйгәннәре.

Әй, чабата, тула оек,
Әйт, җанашым, нигә боек?
Әйдә әле биергә, нигә ялгыз йөрергә —
Әйдә, җаный, әйдә, җаный, биергә!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.6 (17 голосов)
« »