Чаллы сиреньнәре

Якты урамнары,
Чәчәк бураннары,
Тальян моңы китә еракка…
Чаллы сиреньнәре,
Айлы ак төннәре
Сөю бүләк итте йөрәккә.

Ләйсән яңгырлары,
Дәртле таң җырлары,
Ашкындыра җанны иртәләр.
Чаллы сиреньнәре,
Язның саф җилләре
Кабат-кабат безне иркәләр.

Чулман буйларында,
Яшьлек туйларында
Ялкынланып яна учаклар.
Чаллы сиреньнәре,
Кайнар иреннәрең —
Сагындыра дәртле шул чаклар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.1 (14 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »