Бакчамдагы чияләр

Категория: көе сүзләре

Бакчамдагы чияләрнең
Иснәп туймыйм исләрен.
Акка төренгән бакчада
Сине көтәм кичләрен.

Килә күрәсем алсу йөзеңне,
Шул чияләргә тиңлим үзеңне.

Чияләрнең чәчәкләрен
Кулым бармый өзәргә.
Бик сагынган чакларымда
Ничек итеп түзәргә.

Хуш исле була чияләр иртән,
Яшь йөрәгемнән китмисең, иркәм.

Чияләрем чайкалалар
Таң җилләре искәндә.
Үзәгемне өзәсең лә
Исләремә төшкәндә.

Кояш нурында үсә чияләр,
Килер сөйгәнең, көт син, дияләр.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.4 (7 голосов)
« »