Алпарым

Үзе җырлап тора сыман:
Алпарым ла, Алпарым.
Чирмешенең болынында
Көткән идем атларың.

Алпарым ла, Алпарым,
Бик сагынган чакларым.
Синең атың белән кичтем
Тормышның сиратларын.
Алпарым ла, Алпарым,
Бик сагынган чакларым.
Җыр кебек бер сүзгә сыйган
Газиз туган якларым.

Болындагы чәчәкләрнең
Бик яраттым акларын.
Ак яулыклы авыл кызын
Күңелемдә сакладым.

Алпарым ла, Алпарым,
Бик сагынган чакларым.
Синең атың белән кичтем
Тормышның сиратларын.
Алпарым ла, Алпарым,
Бик сагынган чакларым.
Җыр кебек бер сүзгә сыйган
Газиз туган якларым.

Исәнмесез, якташларым,
Саумысез, алыпларым!
Сезгә миннән! бүләк булсын
Шушы җырым — «Алпарым…»

Алпарым ла, Алпарым,
Бик сагынган чакларым.
Синең атың белән кичтем
Тормышның сиратларын.
Алпарым ла, Алпарым,
Бик сагынган чакларым.
Җыр кебек бер сүзгә сыйган
Газиз туган якларым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.6 (5 голосов)
« »