Сагындым сөйгәнемне

Белә микән еракларда
Ялгызым йөргәнемне.
Дөньяларның кызыгы юк:
Сагындым сөйгәнемне.

Кискәләп өзгәләмәгез
Әрнегән йөрәгемне.
Гомерләрем дә жәл түгел:
Сагындым сөйгәнемне.

Белә микән аның өчен
Янганны, көйгәнемне.
Тормышымның кызыгы юк:
Сагындым сөйгәнемне.

Кискәләп өзгәләмәгез
Әрнегән йөрәгемне.
Гомерләрем дә жәл түгел:
Сагындым сөйгәнемне.

Белә микән юлларына
Һәр көн саен килгәнемне.
Түзәр хәлләрем калмады:
Сагындым сөйгәнемне.

Кискәләп өзгәләмәгез
Әрнегән йөрәгемне.
Гомерләрем дә жәл түгел:
Сагындым сөйгәнемне.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.6 (9 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »