Араларда еллар — киртәләр

Бергәләшеп йөргән сукмаклардан
Ялгыз гына кайтып киләмен.
Син яраткан чәчәкләрне җыеп,
Такыялар үреп киямен.

Ап-ак ромашкалар — мәхәббәтең,
Сары төнбоеклар — синең сагышың.
Мәтрүшкәләр — миңа хыянәтең,
Кыңгырау гөл — көлгән тавышың.

Кире очрашырга юллар ябык,
Араларда еллар — киртәләр.
Юллар сине һаман миннән читкә
Ераккарак алып китәләр.

Ап-ак ромашкалар — мәхәббәтең,
Сары төнбоеклар — синең сагышың.
Мәтрүшкәләр — миңа хыянәтең,
Кыңгырау гөл — көлгән тавышың.

Сандугачлар парлап оя корган,
Тик мин генә ялгыз, юк оям.
Суга иелеп үскән талга бәрелеп,
Агып китте ялгыз такыям.

Ап-ак ромашкалар — мәхәббәтең,
Сары төнбоеклар — синең сагышың.
Мәтрүшкәләр — миңа хыянәтең,
Кыңгырау гөл — көлгән тавышың.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (5 голосов)
« »