Их, дусларым

Их, дусларым, дусларым,
Дусларым, дус-ишләрем;
Сез дуслардан аерылгач,
Ялгыз башым нишләрмен?

Уйсу җирдә дым була,
Ком бар җирдә су була;
Яшь чакларда уйна да көл
Картайгачтын соң була.

Их, дусларым, дусларым,
Дусларым, бәгырьләрем;
Яшь вакытлар ике килми
Белегез кадерләрен.

Их, дусларым, дусларым,
Дусларым, дус-ишләрем;
Сез дуслардан аерылгач,
Ялгыз башым нишләрмен?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.4 (19 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »