Гашыйклар җыры

Сиңа гашыйк булырмын дип,
Карамадым уйлап та.
Сөярмен дип уйламадым,
Чынлап түгел, уйнап та.

Суларга да чумдым инде,
Мәхәббәтне җиңәлми.
Син бит күктә, ә мин җирдә,
Буем сиңа җитәлми.

Йөрәк шуны аңлыймы соң?
Ашкына һаман күккә.
Күңел бит ул өметләнә
Азга түгел, бик күпкә.

Суларга да чумдым инде,
Мәхәббәтне җиңәлми.
Син бит күктә, ә мин җирдә,
Буем сиңа җитәлми.

Күпме йолдыз. Кайберләре
Акрын гына сүрелә.
Ник бу йөрәк буй җитмәслек
Йолдызларга үрелә?

Суларга да чумдым инде,
Мәхәббәтне җиңәлми.
Син бит күктә, ә мин җирдә,
Буем сиңа җитәлми.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.9 (9 голосов)
« »