Очып кайтам

Өянкеләр саный чакрымнарны,
Колач җәя миңа каеннар.
Әй, авылым, очып кайтам сиңа,
Бәхет хисләрендә коенам.

Йөгерә-йөгерә тау астына төшәм,
Чишмәләрдә иренем чылатам.
Ә кичләрен тальян гармун тартып,
Әнкәй, сине тагын елатам.

Искә төшер узган яшьлегеңне,
Оныт, әнкәй, оныт картлыкны…
Син бу җирдә хәсрәтне күп күрдең,
Татып калчы бераз шатлыкны.

Йөгерә-йөгерә тау астына төшәм,
Чишмәләрдә иренем чылатам.
Ә кичләрен тальян гармун тартып,
Әнкәй, сине тагын елатам.

Өянкеләр саный чакрымнарны,
Боегып кала таныш каеннар…
Авылыма очып кайтсам да мин…
Китүләре бигрәк кыен ла.

Йөгерә-йөгерә тау астына төшәм,
Чишмәләрдә иренем чылатам.
Ә кичләрен тальян гармун тартып,
Әнкәй, сине тагын елатам.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.2 (25 голосов)
« »