Зирек алкалары

Категория: көе һәм сүзләре

Язлар белән зирек алкаларын
Ләйсән яңгыр юа ал таңда.
Зирекләрнең җырын бүләк итәм,
Мәхәббәтем итеп сакларга.

Мәхәббәт ул — яну, яшьлек җыры,
Сихри өмет, ярсу пар атлар.
Мәхәббәттә бары язлар гына,
Мәхәббәт ул — очар канатлар.

Тәлгәш-тәлгәш зирек алкалары
Яфрак арасында җемелди.
Зирекләрнең шавын бүләк итәм,
Күңелләрне җырлар, моң били.

Мәхәббәт ул — яну, яшьлек җыры,
Сихри өмет, ярсу пар атлар.
Мәхәббәттә бары язлар гына,
Мәхәббәт ул — очар канатлар.

Зирек алкалары җыям сиңа,
Язлар яме итеп тагарсың.
Безгә сөю җыры бүләк иткән
Зирекләрне назлап карарсың.

Мәхәббәт ул — яну, яшьлек җыры,
Сихри өмет, ярсу пар атлар.
Мәхәббәттә бары язлар гына,
Мәхәббәт ул — очар канатлар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (6 голосов)
« »