Бакыр чишмә

Категория: көе сүзләре

Ярсуларым үтә, татлы сагыш өтә,
Килсәм Бакыр чишмә буена.
Тәүге гашыйк чаклар, аерды бит ятлар,
Яшьлек ярым, гел син уемда.

Өзеләдер үзәк, ничек түзмәк кирәк
Күрми китү Бакыр чишмәне?
Суын эчәм ятып, тәмкәйләрен татып,
Яшьлегемме, әллә төшемме?

Кайда яшьлек ярым, син беләсең барын —
Бакыр чишмәм, әйтче, бәгърем?
Икәү генә калып, кулны-кулга салып,
Тыңлар идек тургай җырларын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.3 (10 голосов)
« »