Дәшми генә түзалмадым,
Ярый җае табылган.
Җырлый-җырлый син берүзең
Җыя идең карлыган.
Кара карлыган, кара карлыган,
Кара булса да бәхеткә булган.
Килгән ул бәхет бергә барудан,
Дәшми генә түзалмадым,
Ярый җае табылган.
Җырлый-җырлый син берүзең
Җыя идең карлыган.
Кара карлыган, кара карлыган,
Кара булса да бәхеткә булган.
Килгән ул бәхет бергә барудан,
Язмышмы бу әллә түгелме?
Тик бер генә сине күрелде.
Бигрәк назлы инде карашың,
Бер күрүдән өзелеп яраттым.
Бар син, ләкин белмим кайларда?
Дөнья буйлап эзләп йөрешем.
Һаваларда очкан кошкайларга
Карап калдым күзем талганчы.
Эх! Сөеп калыйк ятлар алганчы шул!
Сөеп калыйк ятлар алганчы…
Ул булмасмы диеп уңга киттем
Басу капкаларын чыгуга.
Син җибәрмә мине, "Кит" — дисәм дә,
Сүзләремне минем тыңлама.
Син җибәрмә мине җаныңнан, дип,
Кан тамчысы кебек, моң тама.
Син җибәрмә мине яннарыңнан,
Ашыгулар илтә ялгышка.
Сөйгән кызым бигрәк көнче,
Нишләргә дә белмимен.
Аяк очларына басып,
Тын алмый да йөримен.
Белмим кемнәргә карыйсы,
Чәчне ничекләр тарыйсы,
Мондый көнче күбәләккә
Ничек итеп ярыйсы.
Гомер көндәлеген барлыйм
Бергә узган елларны.
Бәхетле итә алдыммы?
Белмим шул юлларыңны.
Бернигә дә үкенмичә
Гомер йомгагын сүтәм.
Мин үзем чиксез бәхетле.
Бәхетлеме син, иркәм?
Җәйләр белән бергә
Әй, сиздерми генә
Узып бара безнең газиз гомерләр…
Яшьлек сукмакларын
Урый көзге җилләр,
Сагышы яфраклардай урала күңелгә!
Еллар арты еллар,
Әллә агым сулар
Яшь чагында бер кайгы юк,
Уйный да көлә идек.
Гомеркәйләр бик тиз генә
Үтмәс дип белә идек.
Карлар карала икән лә,
Чәчләр агара икән.
Үтмәс дигән гомеркәйләр
Үтә, азая икән.
Түгел еракларда, түгел әллә кая
Гап-гади гаиләдә туа бер ир-бала.
Әти-әнисенең олы куанычы.
Вакытлар тиз үтә, җитә егет үсеп,
Җитез дә, кыю да, әйтерсең лә бөркет!
Күрешәбез елдан-елга,
Җыелыштык юбилейга.
Искә алып үткәннәрне..
Телик изге теләкләрне
Куш —та:
Бирсен Ходай безгә
. матур картлык,
Сәламәтлек һәм дә
. Бәхет — шатлык.