Күрешәбез елдан-елга,
Җыелыштык юбилейга.
Искә алып үткәннәрне..
Телик изге теләкләрне
Куш —та:
Бирсен Ходай безгә
. матур картлык,
Сәламәтлек һәм дә
. Бәхет — шатлык.
Күрешәбез елдан-елга,
Җыелыштык юбилейга.
Искә алып үткәннәрне..
Телик изге теләкләрне
Куш —та:
Бирсен Ходай безгә
. матур картлык,
Сәламәтлек һәм дә
. Бәхет — шатлык.
Хыялларым Акбүз ат сыман,
Ашкыналар һаман еракка..
Ни эзлиләр алар язмыштан?
Нидер җитми минем йөрәккә..
Хыяллар, хыяллар..
Корасыз оялар,
Сагышлы йөрәгем түренә,
Өметләр уяна,
Җырлый-җырлый әнкәй, гөлләр карый,
Тәрәз саен — кызыл яраннар.
Сагышларын сибеп гөлләренә,
Газизләрен көтә аналар.
Сабыена сөю мөлдерәгән
Изге җаны җырлый ананың.
Бишегеннән сеңә ана моңы
Язлар килде көлеп,
Бозлар ага эреп,
Дәрьяларга таба юл ала.
Яз җилләре кага
Җылы көткән җанга,
Күңел тәрәзәмә нур тама.
Гөрләвекләр булып ,
Ярларына тулып,
Йөрәгемнән моңнар агыла.
Гомер елгалары тиз ага..
Бер чумдыра, бер ярга кага.
Язмыш дулкынында кайната..
Бер юатса, мең кат елата.
Куш-та:
Акма әле соң гомер, акма әле..
Яшәр көчем, дәртем бар әле.
Укый белмәсәмдә дога кылам,
Рәхмәтемне әйтеп Аллага.
Көчле итеп тудырганы өчен,
Шушы сихри, фани дөньяга.
Бисмилламны әйтеп юлга чыгам…
Җил-давылларына карамый,
Ярдәм сораучыга булышамын…
Кичәгеләр хатирәсе эреде таңда.
Моң-зары да, шатлыгы да — барысы артта.
Юксынмыйм киткән ярларын, үткән көннәрен,
Язмыш алда әзерләгән иң зур бүләген.
Иң яхшы көн әле алда,
Рәхмәт, Ходай, исәнлегем өчен,
Бер-бер атлы таңнар атканга.
Тормыш ыгы-зыгысыннан арып
Якыннар янына кайтканга.
Рәхмәт, Ходай, җирнең матурлыгын
Үз күзләрем белән күргәнгә.
Исеңдәме, әллә оныттыңмы
Айлы кичтә бергә йөргәнне?
Исеңдәме, әллә оныттыңмы
Ак чәчкәдән калфак үргәнне?
Юк, онытма, искә ал әле син,
Ул бит синең үткән яшьлегең.
Бу дөньяның сихри матурлыгын,
Җылы кояш, аймы, йолдызны,
Әткәй-әткәй, яхшы тормыш биреп,
Күрсәттегез миңа бар назны.
Исән булыгыз сез, әткәй-әнкәй, —
Минем сезгә изге теләгем.