Оч син, җырым, оч син еракларга,
Җилләр сине көтеп алсыннар.
“Сандугачлар — сайрар!”, “сандугачлар — сайрар!”,
Моңнарыңа хәйран калсыннар.
Оч син, җырым, алтын диңгез кебек,
Оч син, җырым, оч син еракларга,
Җилләр сине көтеп алсыннар.
“Сандугачлар — сайрар!”, “сандугачлар — сайрар!”,
Моңнарыңа хәйран калсыннар.
Оч син, җырым, алтын диңгез кебек,
Ялгыз гына йөрим бүген
Казан урамнарында.
Кайчагында узып барам
Гыйнвар бураннарын да.
Әйдә, гыйнвар бураннары
Күңелне урасыннар.
Сагышлы дип тормасыннар,
Ак бәхет юрасыннар.
Елларыңны кичә-кичә,
Уйларым әллә ничә.
Ялгызың ничек яшәдең,
Үзеңне жәлләмичә?
Үкенмисеңме үткәнгә,
Әнием-әникәем?
Елларыңны кичеп дәшәм:
Ничекләр хәлкәең?
Парсыз яшәү авырлыгың
Арыдым сине көтеп,
Көтер йомгагын сүтеп,
Сүндерми учагыбызны,
Керфекләремде өтеп.
Арыдым!
Арыдым мин сине көтеп,
Арыдым, арыдым, арыдым!
Арыдым мин сине көтеп,
Өмет кылларын чиртеп.
Хатын-кызга бәхет өчен
Күп тә кирәкми икән:
Яратканың сине сөеп,
Назлап уятса иртән!
Яши белсәң, шөкер итеп,
Күп кирәкми бәхеткә,
Кадерләрен белеп кенә,
Кадерләрен белеп кенә,
Күңел өчен генә булсын, әйдә,
Алда мине, юри, сөям, диген,
Җаннарымда давыл басылсын да
Кояш нуры күмсен күңел күген.
Алда мине, әйдә, алда мине,
Алда мине, килә сөясем.
Йокларга җыенсам да
Юрганымны ябынып,
Юк шул инде, йоклап булмый,
Ятам сине сагынып.
Әй, нишләдем мин?
Саташуларым мәллә?
Икебезгә җиткән юрган
Җитми берүземә дә.
Әй, рәхәт булган икән
Әллә күзләр тиеп, өзеләме өмет,
Сабырлыкны каян табарга?
Яшен уты кебек, күңелләрне телеп,
Хыянәтең керде арага.
Йә пичекләр итеп, була соң ул әйтеп,
Түзик әле, дисең бергәләп.