Бөрҗән егетләре

Гашыйкларның иле бит ул
Аның Бөрҗәне, диләр шул, эх кенә!
Кызлар безгә гыйшык тотса,
Минем бер җаным, диләр шул, эх кенә!

Зәңгәр күкне байкап оча
Урал тау бөркетләре.
Бер карауда гашыйк итә
Бөрҗәннең егетләре!

Безнең Бөрҗән — куе урман,
Агач саен сандугач шул, эх кенә!
Бер җырламый күңел булмый, / Кош түгел, үзең сайрарсың, /
Күңел тулы җыр булгач шул, эх кенә!

Зәңгәр күкне байкап оча
Урал тау бөркетләре (лә).
Кара кашлы, кара күзле
Бөрҗәннең егетләре!

Бөрҗән тавы гел асыл таш,
Адым саен хәзинә шул, эх кенә!
Салават күпере аша
Килегез, дуслар, безгә шул, эх кенә!

Зәңгәр күкне байкап оча
Урал тау бөркетләре (лә).
Ак теләкле, ут йөрәкле / Ут йөрәкле, үтә дәртле /
Бөрҗәннең егетләре!

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Бөрҗән егетләре»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.1 (7 голосов)
« »