Изге Рамазан

Ишетәм мин моңлы аваз —
Изге айда, нурлы таңда.
Барган Рәсүл изге тауга —
Коръән үзе иңгән анда.

Рамазан, и моңлы азан —
Тыңлый Болгар, тыңлый Казан,
Рамазан, и моңлы азан —
Изге догам онытмам,
Изге Рәсүлемне онытмам.

Монда минем изге Мәккәм —
Азаннарда моңлы мәкам.
Рәхмәт укыйм Болгарыма —
Иман биргән өчен миңа.

Рамазан, и моңлы азан —
Тыңлый Болгар, тыңлый Казан,
Рамазан, и моңлы азан —
Изге догам онытмам,
Изге Рәсүлемне онытмам.

Мәккәләрдән юл алган ул,
Бар җиһанга таралган ул,
Еллар үтеп безгә килгән:
Туган халкым шөкер кылган.

Рамазан, и моңлы азан —
Тыңлый Болгар, тыңлый Казан,
Рамазан, и моңлы азан —
Изге догам онытмам,
Изге Рәсүлемне онытмам.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
« »