Анам кабере янында

Әкертен, җил, монда кабер,
Монда анам күмелгән.
Монда ятимә (ятим яшь) баланың (сабыйның)
Моңлы (кайнар) яше түгелгән.

Өрмә, җил, сызгырма, тукта,
Куркыр әнкәем, җаным.
Бирмисең тын моңаерга
Әнкәм турында минем.

Ул мине сөйгән иде,
Кочкан иде шатлык белән.
Аһ, хәзер калдым җиһанда
Төрлечә михнәт белән.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.9 (23 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »