Гашыйк бул син миңа тагын бер

Офыкларны нурлап балкып киткән
Салават күпере күк бу гомер —
Көннәрне серле итәм дисәң,
Гашыйк бул син миңа тагын бер.

Ак көннәрне төннәр алыштыра,
Ай яктысы уртак, таңы бер —
Елларыңны җырлы итәм дисәң,
Гашыйк бул син миңа тагын бер.

Син сулаган һава — минем һава,
Без яшәгән гомер, бары бер —
Үткәннәрең үкенмәслек булсын дисәң,
Гашыйк бул син миңа тагын бер.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »