Әйдә, биеп алыйк әле бергә
Йөрәкләрне яндырып.
Китмә инде, китмә инде ташлап,
Ялгызымны калдырып.
Икәү генә, икәү генә булыйк,
Араларга дошман кермәсен.
Сине генә сөям, сөям диеп,
Ышандырып йөрмәсен.
Синең өчен, синең өчен генә
Яна минем, яна йөрәгем.
Нәрсә өчен генә, нәрсә өчен
Газаплыйсың мине, сөйгәнем.
Икәү генә, икәү генә булыйк,
Араларга дошман кермәсен.
Сине генә сөям, сөям диеп,
Ышандырып йөрмәсен.
Көн дә кичен бакчаларда йөрим,
Гөлдә күрәм синең йөзеңне.
Әле һаман, һаман истә тотам
«Сөям» дигән назлы сүзеңне.
Икәү генә, икәү генә булыйк,
Араларга дошман кермәсен.
Сине генә сөям, сөям диеп,
Ышандырып йөрмәсен.