Очрашырга иде

Категория: көе сүзләре

Су өстендә ай чайкала,
Тибрәтмә, җил, аемны.
Ай янында күрсәң иде
Өзелеп сөйгән ярыңны.

Очрашырга иде тизрәк,
Ай яктысы беткәнче,
Таңнар атып, сандугачлар
Тирәкләрдән киткәнче.

Исмә, җилем, ашыкма әле,
Селкетмә син аемны.
Көтәм әле су буенда —
Күрсәтмәсме ярымны.

Очрашырга иде тизрәк,
Ай яктысы беткәнче,
Таңнар атып, сандугачлар
Тирәкләрдән киткәнче.

Капламасын болытларым
Минем матур аемны.
Дулкыннарга әйтәм әле —
Алып китсен кайгымны.

Очрашырга иде тизрәк,
Ай яктысы беткәнче,
Таңнар атып, сандугачлар
Тирәкләрдән киткәнче.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.3 (4 голоса)
« »