Сөю уты җанга кагылса…

Бал исләре килә чәчәкләрдән
Сәхраларда җәйнең таңында.
Яшь кызлардан пакьлек бөркеп тора
Саф тойгылар өстәп җаныңа.

Кич җитүгә, күк гөмбәзе балкыр,
Җидегән йолдызың кабынса.
Егет арысланга тиң була,
Сөю уты җанына кагылса.

Сандугачкай сайрый парлашканда,
Агач ботагында җилкенеп.
Мәхәббәтен тапкан яшь йөрәкләр
Мәңге бергә яшәр җилкенеп.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 2 (1 голос)
« »